Җәмилев: "Кырым - Русия демократиясе зонасы"
Русиянең чик буе хезмәте кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевне Мәскәү һава аланында Акмәчеткә барганда тоткарлап кире Киевка кайтарып җибәргәннән соң ул Кырымга машина белән килде, әмма аны 3 май көнне дә Кырымга кертмәделәр. Җәмилевны каршы алырга килгән меңләгән кеше аны күрер өчен ОМОН гаскәрләрен бәреп кереп Украина ягына чыкты. ОМОН һавага ут ачты. Җәмилев Кырымга кертелмәде. 5 май көнне Җәмилев Киевта матбугат очрашуы уздыра. 7 майда аның Венада Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасында чыгышы көтелә.