Акмәчеттә "самообороначылар" Мәҗлес әгъзасын кыйнаган
6 майда Акмәчеттә "самообороначылар" машинада барган Мәҗлес әгъзасы Абдураман Эгизне туктатып документын сораган. Документларын билгесез кешеләргә күрсәтергә теләмәгән һәм моның өчен полиция чакырырга кушкан Эгизне машинадан чыгарып кыйнаганнар. Эгизне Мәҗлес әгъзасы булганын белгәч җибәргәннәр.